Аксубай районы Пенсия фондының клиент хезмәте өлкән яшьтәге гражданнарны алдау очраклары ешаюга игътибар итә.
Өлкән яшьтәге кешеләргә Пенсия фонды органнарында бушлай алырга мөмкин булган кыйммәтле хезмәтләр көчләп тагыла. Пенсионерларны, өстәмә акча түләп пенсияне яңадан исәпләү өчен гариза язарга тәкъдим итеп, юридик хезмәтләр күрсәтүче фирмалар бар.
Пенсия фонды органнарында әлеге хезмәт бушлай күрсәтелә. Моннан тыш, пенсия күләмен һәм башка түләүләрне сез гражданинның шәхси кабинетында Россия Пенсия фонды сайтында онлайн рәвештә тикшерә аласыз.
Шикле очракларда ТР буенча Пенсия фонды бүлеге республика халкына (843) 27 - 9 -27 телефоны буенча Россия Пенсия фондының контакт-үзәгенә мөрәҗәгать итәргә киңәш итә.
Нет комментариев