Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Пенсионерларның аерым төркеменең айлык түләвенә 2,4 мең сум акча өстиләр

Түләүне рәсмиләштерү өчен, ноябрь азагына кадәр Россия Пенсия фондына гариза тапшырырга кирәк.

Туганнарын караучы пенсионерлар 2022 елның декабреннән үз пенсияләренә 2400 сум күләмендә өстәмә түләү рәсмиләштерә алачак. Бу хакта 14 ноябрь көнне юрист Ирина Сивакова Рrimpress басмасына сөйләгән.

Түләүне рәсмиләштерү өчен, ноябрь азагына кадәр Россия Пенсия фондына гариза тапшырырга кирәк. Өстәмә түләүне билгеләү кешенең эш статусына бәйле түгел, дип искәртте Сивакова.

Аның сүзләренчә, эшләүче пенсионерларның да өстәмә акча алу хокукы бар, әмма алар очрагында түләү еллар узу белән индексацияләнмәячәк.

Үз кереме булган кешене дә пенсионерның тәрбиясендә торучы (иждивенец) дип танырга мөмкиннәр. Шулай да, бу очракта, мондый кеше өчен төп ярдәм пенсионердан икәнен раслау мөһим булачак, дип аңлата юрист.

Өстәмә түләү инвалид туганнарын тәрбияләргә тиешле пенсионерларга каралган. Моңарчы 1200 сум күләмендәге өстәмә акча рәсми эш урыны булган россиялеләргә генә бирелә иде, дип билгеләп үтелә. Бу турыда «Татар-информ» язды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев