Соңгы яңалыклар

Педагогларны өлешчә мобилизациядән кичектерергә тәкъдим иттеләр

Россия Мәгариф министрлыгы укытучыларны шәхси мобилизациядән кичектереп торырга тәкъдим итә, ведомство Саклану министрлыгы белән бу тәкъдим хакында фикер алышачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия мәгариф министры урынбасары Андрей Корнеевка сылтама белән хәбәр итә.

«Мәгариф министрлыгы моны хуплый һәм, педагог хезмәтенең үзенчәлеген, мәктәпләр, белем бирү оешмаларында эшләү кирәклеген исәпкә алып, мөгаллимнәрне өлешчә мобилизациядән кичектерергә тәкъдим итә. Шунлыктан ниндидер компромисслар табу өчен саклану ведомствосындагы коллегалар белән бу хакта фикер алышачакбыз», - диде Корнеев.

Россиядә өлешчә мобилизация 21 сентябрьдә башланды. Саклану министры Сергей Шойгу сүзләренчә, ул 1 мең чакрым озынлыгындагы фронт линиясен һәм Украинадагы азат ителгән территорияләрне контрольдә тоту өчен кирәк.

Чыганак


Нет комментариев