Педагогика ветераны укучылары белән горурлана
Галина Пескарева өчен бүген зур биеклекләргә ирешкән укучылары төп горурлык булып тора
Ә шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен билгеләп үткән Галина Трофимова белем биргән укучылар арасында андыйлар аз түгел. Ул утыз елдан артык яшь аксубайлыларны сикәлтәле сукмаклар буйлап белем үрләренә алып барган.
– Башлангыч сыйныф укытучысы һөнәрен сайлау өчен нинди булырга кирәк? – дип сорадык без Галина Трофимовнадан истәлекле туган көне уңаеннан ветеранның якыннары оештырган бәйрәмдә.
– Башлангыч сыйныф укытучысы – үзенчәлекле һөнәр, – диде юбиляр. – Бу барыннан да элек – балаларга, шулай ук хезмәткә мәхәббәт – ул көндәлек тырыш эшне күз алдында тота, һәм, әлбәттә инде, тормышка мәхәббәт – оптимизмнан башка ачыш сөенечен үзең дә кичерә алмыйсың, һәм укучыларга да аның шатлыгын тою мөмкинлеген биреп булмый. Башлангыч сыйныф укытучысы булу – бик җаваплы. Бала дәрес ахырына өйрәнелә торган материалны аңларга тиеш. Ә балалар барысы да төрле, шуңа күрә укытучыга һәркемгә игътибарлы булырга һәм һәркемгә якын килергә кирәк. Шул рәвешле генә баланы кызыксындырырга һәм фәннең мөһимлеген генә түгел, ә аның тормышта файдалы булуын да аңлатып бирергә мөмкин. Башлангыч мәктәп – кеше гомеренең нигезе бит. Анда балалар коллективта беренче тапкыр аралашу тәҗрибәсе алалар, әйләнә-тирә дөньяны танып беләләр. Ә укытучы балаларның сәләтләрен күрергә һәм аларга ачылырга ярдәм итәргә тиеш. Аңа илнең лаеклы гражданины булып үсәргә ярдәм итү өчен.
– Мин үземнең укучыларым белән горурланам, аларның уңышларга ирешүендә беркадәр катнашым бар дип уйлыйм. Минем беренче укучым Александр Лимонов – математика укытучысы дипломын алган белгеч иде. Кызганычка каршы, ул инде бакыйлыкка күчте. Шулай ук экология һәм урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, табиб-невропатолог Ирина Яковлева, Светлана Прончатова... Галина Трофимовна үзе белем биргән һәм һәрдаим аның янына килеп йөргән тагын берничә укучысының исемнәрен атады.
Бәйрәмнең рәсми кунаклары – район һәм бистә хакимияте вәкилләре Сергей Александров һәм Алмаз Бакиров ветеран-мөгаллимне истәлекле вакыйга белән җылы котладылар.
Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Россия Президенты Владимир Путинның өлкән яшьтәгеләр адресына юлланган тәбрикләү хатын ирештерде.
– Укытучы һөнәре җиңел түгел. Аны чын мәгънәсендә һөнәрләр һөнәре дип әйтергә була. Заманалар үзгәреп, күп кенә һөнәрләр югалып баруга карамастан, укытучы һөнәре мәңгелек, – диде Сергей Александров, юбилярга гөлләмә тапшырып. – Чөнки педагог һөнәре вакытка буйсынмый һәм аннан башка бер генә дәүләт тә яши алмый.
Ветеран-мөгаллимне Аксубай бистәсе башлыгы урынбасары Алмаз Бакиров та ихластан котлады.
– Бу бүләк сезне көзге озын төннәрдә җылытсын, – диде кунак, Галина Трофимовнага юбилей истәлегенә җылы юрган тапшырып.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев