Педагог хезмәт ветераны Геннадий Горбатов 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
80 яшь – вакыйгалар, омтылышлар, нәтиҗәле хезмәт, һөнәри эшчәнлектә һәм спортның интеллектуаль төрләре – шахмат һәм шашкадагы казанышлар белән тулы озын гомер юлы.
Элеккеге хезмәттәшләре һәм укучылары өчен Геннадий Александрович – тумыштан педагог. Гомеренең төгәл илле елын ул мәктәптә эшләүгә багышлаган! Аның мөгаллимлек эшчәнлеге 1966 елда Алабуга педагогия институтында өч ел белем алганнан соң Яңа Аксубай урта мәктәбендә башлана. Армиядә хезмәт итеп туган Аксубай мәктәбенә кайта. Ульян һәм Казан педагогика институтларында рус теле һәм әдәбияты һәм немец теле укытучысы белгечлеге буенча һөнәри әзерлек уза. Балалар белән эшләп, Геннадий Александрович үзенең укытучылык сәләтен уңышлы гамәлгә ашыра. Аксубай балалары алдында белем ишекләрен ачып һәм аларга күңел җылысын биреп, бу мәктәптә 38 ел эшли.
Нәтиҗәле хезмәте, укучыларының район һәм республика фән олимпиадаларында җиңүләре өчен ул мәгариф бүлеге җитәкчелеге тарафыннан күп тапкыр бүләкләнгән, «Әйдәп баручы укытучы» исеменә һәм «Мәгариф отличнигы» билгесенә лаек була. Спорт – аның тормышының аерылгысыз өлеше була, чаңгы ярышлары, җиңел атлетика, волейбол буенча район ярышларының күп мәртәбәле призеры, өстәл теннисы буенча район чемпионы була. Геннадий Александровичны күпләр оста шахматчы һәм шашкачы буларак белә. Ул әле тикшерүче дә. Аның шашка буенча хезмәтләре, эшләнмәләре хәтта Россия басмаларында да басылып чыккан. Ул шашка буенча егерме тапкыр Аксубай чемпионы, 15 тапкыр район чемпионы. Ул үзе генә уйнап калмыйча, балаларны шашка, шахматка җәлеп итә, шахмат тактасы артында төрле ярышлар оештыра. Геннадий Александровичның спортның интеллектуаль төрләре буенча республика турнирларында зур уңышларга ирешкән тарафдарлары күп. Ул гаҗәеп оста шахматчыларның тулы бер төркемен тәрбияләде. Лаеклы ялда да ул спорт мәктәбендә шахмат буенча тренер, аннары өстәмә белем бирү педагогы сыйфатында тәрбияләнүчеләр белән эшләүне дәвам итте, мәктәптә шахмат-шашка түгәрәген җитәкләде. Һәм 80 яшендә дә шахмат һәм шашка аның өчен тормышта иң зур мавыгу булып тора.
– Мин шахмат һәм шашка уйнау белән мавыгучы яшьләрнең арта баруына шат, – ди Геннадий Александрович. –Малайларда һәм кызларда шахмат тактасы атында уйнауга кызыксыну уята алуыма канәгатьмен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев