Озын гомерлелекнең сере – ир белән хатынның бер-берсен ихтирам итүендә һәм кайгыртуында
Васильевка бистәсендә яшәүче Надежда Сидорова 90 яшьлек чикне узды
Тормышы җиңел булмый – яшьтән үк мохтаҗлыкны, кыенлыкларны үз җилкәсендә татырга туры килә. Ул Чистай районының Түбән Кондрата авылында дөньяга килә. Әтисе Бөек Ватан сугышында һәлак була. Көн күрүләре бик авыр була. Сугыштан соң әнисе һәм энесе белән туган авылыннан Васильевкага күченеп, бер картта фатирда торалар. Берничә елдан әниләре амбар сатып ала һәм балалар белән шунда күченә. Надежда шушы авылда үсеп буй җитә.
1957 елда Надежда авыл егете Александр Сидоровка кияүгә чыга.
Сидоровлар дүрт малай һәм ике кызга гомер бүләк итәләр. Балалар үстерү дә бик кыен була. Ул елларда әниләрнең декрет ялы бары тик ике ай гына дәвам итә. Әниләргә кечкенә балаларны олыраклары карамагында калдырып, колхоз эшенә чыгарга туры килә. Өйдә балалар ничек икән дип уйлап йөрәк өзгәләнсә дә, колхозчы хатын-кызларның башка чаралары булмый.
– Әни сарык, дуңгыз фермасында эшләде, гектарлап чөгендер эшкәртте, – дип сөйләде кызы. – Безне дә эш сөяргә өйрәтеп үстерде, без өй, бакча эшләрен башкара идек. Әни үзе дә беркайчан да беркем белән дә сүзгә килмәде, ачуланышмады һәм безне дә кешеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга өйрәтте.
Үзенең 90 яшьлек юбилеен Надежда Макаровна 88 яшьлек тормыш иптәше, балалары һәм оныклары белән каршылады. Барлык балалары да исән-сау, үз балаларын үстергәннәр, инде оныкларын тәрбияләшергә булышалар. Әби белән бабайның 17 оныгы һәм 25 оныкчыгы бар. Күп балалы ана, әби өчен шушы бәхет түгелме?
Әбекәй озын гомерлелекнең сере нәрсәдә, дигән сорауга:
– Тормыш иптәшеңнең сиңа карата ихтирамлы мөнәсәбәтендә, аның сине кайгыртып яшәвендә, – дип җавап бирде.
Ул тормыш юлында икенче яртысыннан үз адресына бер генә тупас сүз дә ишетмәвен әйтте.
Надежда Макаровнаны истәлекле туган көне белән район җитәкчелеге җылы котлады.
– Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән район үсешенә зур өлеш керткәнсез, – дип мөрәҗәгать итте ветеранга район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Александров. – Намуслы хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек һәм гаиләгез даирәсендә тагын күп еллар бәхетле яшәвегезне телим.
Сергей Александров район Башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Мингуловның котлау телеграммасын укыды, тантана гаеплесенә чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды. Ветеранны Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин да җылы котлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев