Орлыкларны чәчәүгә әзерлиләр
Соңгы яңалыклар

Орлыкларны чәчәүгә әзерлиләр

Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ындыр табакларында орлык материалын инкрустацияләү бара.

Игенчеләр менә-менә авыл хуҗалыгы культураларын чәчүгә керешәчәк. Район хуҗалыкларының ашлык складларында, ындыр табакларында киеренке чор җитте – орлыкларны инкрустацияләү бара.

Инкрустацияләнергә тиешле орлык материалының гомуми күләме 5000 тоннадан артык.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 14 апрель мәгълүматларына караганда, район буенча 980 тонна орлык чәчү алды эшкәртүен узган. Көн саен 150 тоннага кадәр орлык эшкәртелә.


Нет комментариев