Тыл хезмәтчәненә күпне күрергә туры килгән. Ул Иске Кыязлы авылында дөньяга килә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, әтиләрен хәрби комиссариатка чакырталар, әмма фронтка җибәрмиләр, ә Казан оборона заводында эшләргә калдыралар. Тиздән аның янына гаиләсе күчеп килә, алар анда сугыш вакытында да, сугыштан соңгы елларда да яшиләр.
Ркыя Сәлимҗан кызы «Спартак» аяк киеме фабрикасында эшли. 1953 елда Кызыл Тау авылы егетенә кияүгә чыга. Ир белән хатын колхозда эшлиләр, йорт тутырып мал-туар асрыйлар. Бер-бер артлы балалары дөньяга килә. Аларны да үз үрнәкләрендә хезмәт сөючән, өлкәннәргә карата ихтирамлы булып тәрбияләп үстерәләр. Ркыя Сәлимҗан кызы онык-оныкчыкларга бай әби.
Ветеран кече улы Хәлим гаиләсе белән яши. Кызлары, кияүләре, килене һәм оныклары аны яратып, хөрмәт белән тәрбиялиләр.
Ветеранны 96 яшь тулган көне белән район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин җылы котлады.
– Хөрмәтле Ркыя Сәлимҗан кызы, сугыш чорындагы һәм сугыштан соңгы еллардагы фидакарь хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итегез, – диде ул. – Район, республика үсешенә керткән өлешегез бәяләп бетергесез. Сезгә чын күңелдән сәламәтлек телим.
Район вәкиле тыл хезмәтчәненә РФ Президенты Владимир Путинның Котлау хатын, чәчәк бәйләме һәм бүләк тапшырды.
Котлауларга Иске Кыязлы авыл җирлеге башлыгы Җәмил Сөләйманов та кушылды. Рәсми затлар балаларына һәм оныкларына әниләре һәм әбиләре турында кайгыртулары өчен рәхмәт белдерделәр.
Нет комментариев