Чик сакчылары өйрәнү-кыр җыеннарында катнашучыларның палаткалы лагеренда булдылар.
Узган атнада район мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары традицион хәрби-кыр җыеннарында катнаштылар.
Хәрби кыр-өйрәнүләре узучы югары сыйныф укучылары Туган илебез чикләрен саклаган элеккеге солдатлар белән очрашу өчен кыска вакыт эчендә сафка тезелеп бастылар. Кыр өйрәнүләре лагере җитәкчесе Алексей Никитин яшел формадан булган кунакларны тәкъдим итте һәм Ватанның булачак сакчылары аларны өч тапкыр ”Ура!” кычкырып сәламләделәр.
Элеккеге чик сакчылары ветераннары балалар алдында чыгыш ясадылар, аталарча ихлас күңелдән аларга көч туплап, армиягә лаеклы әзерләнүләрен теләделәр. Берничә елдан егетләрнең Ватанны саклаучылар булачакларын билгеләп үттеләр, аларның лаеклы хезмәт итәчәкләренә өметләре зур булуын әйттеләр.
Призывниклар кунакларга хәрби әзерлек элементларын күрсәттеләр: саф адымнар һәм җыр белән яшел келәм буенча узып, элеккеге Туган ил сакчыларына дан бирделәр.
Очрашу бик җылы һәм кызыклы килеп чыкты. Чик сакчылары балаларга күчтәнәч итеп аларның яраткан эчемлекләрен – лимонад алып килделәр.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз
Нет комментариев