Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Олимпия комитеты Камилә Вәлиева катнашында фигуралы шуучыларны бүләкләүдән баш тартты

Шул ук вакытта, Халыкара Олимпия комитетында искәртүләренчә, Вәлиева эше төгәлләнгәннән соң оешма «бүләкләү тантанасын лаеклы төстә» үткәрәчәк.

Мактау пьедесталына Камилә Вәлиева күтәрелгән очракта, Пекинда узучы Олимпия уеннарында фигуралы шуу буенча команда ярышларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булмаячак. Халыкара Олимпия комитеты шундый белдерү белән чыгыш ясады.

Оешма җитәкчелеге фикеренчә, мондый карар барлык спортчылар һәм милли Олимпия комитетларына карата да гадел булачак.

«Барлык спортчылар һәм милли Олимпия комитетлары мәнфәгатеннән чыгып, бүләкләү тантанасын үткәрү максатка ярашсыз булыр иде. Чөнки анда, бер яктан, уңай А пробасына ия спортчы катнашачак, икенче яктан, аның допингка каршы кагыйдәләрне бозуы әле ачыкланмаган», - диелә Халыкара Олимпия комитеты белдерүендә.

Шул рәвешле, Пекинда узучы Уеннарда фигуралы шуу буенча команда турниры призерларын бүләкләү тантанасы булмаячак.

Шул ук вакытта, Халыкара Олимпия комитетында искәртүләренчә, Вәлиева эше төгәлләнгәннән соң оешма «бүләкләү тантанасын лаеклы төстә» үткәрәчәк.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев