Өлешчә мобилизация кысаларында чакырылган сугышчыларның гаиләләре белән очрашу
Иске Ильдеряк урта мәктәбендә әтиләре өлешчә мобилизация кысаларында Россия Кораллы Көчләре сафларына чакырылган мәктәп укучыларының гаиләләре белән очрашу булды.
Укытучылар коллективының максаты – мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә көнкүреш һәм башка мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итү.
Һәр гаиләнең үз проблемалары, мәшәкатьләре, яраткан кешеләре өчен борчулары бар. Мәктәп администрациясе һәм педагоглар, алар игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ, дип карар кылдылар.
Җылы очрашу чәй табыны артында дәвам итте.
Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Любовь Маркитанова һәм педагог-оештыручы Людмила Морозова әтиләре махсус хәрби операция кысаларында чакырылган укучыларның гаиләләре белән үзара хезмәттәшлекне һәм аларга ярдәм итүне дәвам итәргә булдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев