Оешмаларның эш графигы
Соңгы яңалыклар

Оешмаларның эш графигы

Район хастаханәсе, ЗАГС һәм Пенсия Фонды яңа ел каникулларында аерым график буенча эшләячәк.

31 декабрь – ял көне. 3 һәм 6 гыйнвар көннәрендә 8:00дән 12:00гә кадәр поликлиниканың барлык кабинетлары да пациентларны кабул итәчәк. Калган көннәр – яллар.

Шулай ук температуралы авырулар өчен бокс эше оештырылачак.

31 декабрь – ял көне. 1 гыйнвардан 6 гыйнварга кадәр һәм 8 гыйнвар көнне сәгать 8:00дән 12:00гә кадәр дежур торучы терапевт кабул итү алып барачак.

Поликлиника мөдире Алинә Маланчева аңлатканча, төп кизү торучы табибтан тыш температуралы пациентлар өчен терапевт /педиатр эшләячәк. Тестның уңай нәтиҗәсе ачыкланганда, авыручыларга бушлай дарулар биреләчәк.

Аксубай районында клиентлар хезмәте (бүлек хокукларында) (ПФР) 2022 елның 5 гыйнварында 9.00 дан 14.00 сәгатькә кадәр җирләүгә социаль пособие түләүгә документлар кабул итү һәм йөкләмә бирү өчен эшләячәк.

ЗАГС бүлеге 31 декабрьдә – бала тууны, 3, 6, 8 гыйнвар көннәрендә – туу һәм үлемкитем очракларын теркәүне гамәлгә ашырачак. Шулай ук үлем-китем очракларын теркәү буенча телефонда кизү тору да оештырылачак: 8-9274900565 телефоны буенча шалтыратырга мөмкин.


Нет комментариев