Россия көнендә Аксубайда татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен һәм рус милли бәйрәме – Троицаны бәйрәм итәчәкләр.
Бәйрәм 10.00 сәгатьтә «Күңел ач, тантана ит, Сабан туе» дигән ачылыш – халык элементларын һәм бәйрәм йолаларын кулланып, театральләштерелгән милли бию композициясе белән башланып китәчәк.
11.00 сәгатьтә «Троица әйлән-бәйләне» рус фольклоры этнографик мәйданы эшенә старт биреләчәк. Бәйрәм концерт программалары «Без бергә» Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышлана.
Бәйрәмдә традицион милли биләмәләр, уен мәйданчыклары, рус һәм чуаш кунак йортлары, «Борынгы Славутица серләре» арт-терапия халык студиясе, «Горница-узорница» халык һөнәрчелеге студиясе, чәй йорты, татар коймагы йорты эшләячәк, үзәк китапханә «АнтиКафе» проектын оештыра. Бәйрәм кунакларын күпсанлы сюрпризлар көтә. 6+
Ә кичен Сабан туе мәйданында «Юмор һәм җыр кичәсе» дигән Россия эстрадасы йолдызлары концерты булачак. Аксубай җирендә «ЭКС-ББ» төркеме, бертуган Пономаренколар, Геннадий Ветров, Игорь Христенко, Владимир Преображенский, Михаил Долотов, Анатолий Алешин чыгыш ясаячак.
Бәйрәм концерты 19.00 сәгатьтә башлана.
16+
Нет комментариев