Өч бәйрәм бергә
Бу көннәрдә Иске Савруш авылы халкы берничә бәйрәмне – авыл изгесе Екатеринаны искә алуны, авыл көнен һәм ремонттан соң мәдәният учагын ачу тантанасын билгеләп үттеләр.
Бәйрәмне рухани Сергий ачты, ул авыл халкы белән бергәләп изге Екатерина рухына дога кылды.
Үзешчән артистлар авыл һәм анда яшәүчеләрнең гореф-гадәтләре, уңган-булган хезмәтчәннәре турында театральләштерелгән концерт программасы әзерләгәннәр. Шунысы куанычлы, авылда бүгенге көндә дә балалар саны күп.
– Авыл көнен бәйрәм итү идеясе бездә ел саен әзерләнә торган иҗади хисапка программа төзегәндә туды. Бу турыда авылның өлкән яшьтәге хатын-кызлары искә төшерделәр. Элек-электән авыл кешеләре 4 нче декабрь көнне изге Екатеринаның туган көнен билгеләп үтә торган булганнар. Бу вакытта инде кыр эшләре тәмамланган һәм әлеге бәйрәмне авыл халкы тоташ өч көн бәйрәм иткән. Алар бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр, табынга иң тәмле күчтәнәчләр куелган. Хәзер менә Престол бәйрәмен зур тату савруш гаиләсе белән икенче ел билгеләп үтәбез – дип сөйли Иске Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин.
Быел саврушлылар бәйрәмне бераз соңрак, авыл өчен икенче мөһим чарага туры китереп үткәрделәр. Бу көнне капиталь ремонттан соң ачылган мәдәният учагы сәхнәсендә беренче чара уздырылды. Үткән елда Иске Савруш авыл җирлеге “Ритэк” үткәргән социаль проектлар бәйгесендә грант отты һәм шул акча клубны ремонтлауга тотылды.
– Мондый клубта җырлап-биеп күңел ачмыйча мөмкин түгел. Мин үзем җырлыйм, ә оныгым сәхнәдә бии, – дип шатлыгын уртаклаша авыл кешесе Зоя Федорова. – Без балачакта безнең әти-әниләр дә әлеге бәйрәмне билгеләп үтәләр иде, хәзер менә без дә бу гадәтне кайтардык, – дип елмая ул.
Савруш халкының шатлыгын уртаклашып, бәйрәм белән котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Ислямов, авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин, ЗАГС бүлеге җитәкчесе Светлана Крайнова һәм район мәдәният йорты директоры Ольга Копанева, шулай ук күрше Чирмешән районы һәм тирә-як авыллардан үзешчән артистлар да килгән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев