Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Өч аксубайлы Татарстанның исемле батальонын тулыландырачак

Бүген Аксубайда хәрби хезмәткәрләрне Татарстан Республикасының исемле батальоннарына тантаналы рәвештә озату булды.

Контракт буенча хезмәт итәргә карар иткән районның өч кешесе хезмәткә китте. Аларны озатырга туганнары һәм якыннары, район җитәкчелеге, Россиянең хәрби хәрәкәтләр һәм Кораллы Көчләре ветераннарының «Ватанга хезмәт итәм» иҗтимагый оешмасы әгъзалары килде. Озату җылы аралашу шартларында узды, хезмәткә китүчеләргә хәер-фатихалы сүзләр әйтелде, кыска вакытлы хезмәтнең уңышлы тәмамлануын һәм исән-сау кайтуларын теләделәр. 

Хезмәткә китүчеләрне озату митингын район башкарма комитеты җитәкчесе Станислав Зайцев ачты. 

– Шундый һөнәр бар – Ватанны сакларга. Сез нәкъ менә шушы эшне сайладыгыз, безнең илгә ярдәм кирәк, – диде ул. – Хәрби бурычны үтәгәндә районны лаеклы тәкъдим итүегезге, намуслы хезмәт итеп, исән-сау әйләнеп кайтуыгызны телим. 

Тантаналы митингта катнашучыларны Үзәк хәрби округы инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов сәламләде. Ул билгеләп үткәнчә, илдә катлаулы хәл булган очракта, ирекле рәвештә сафка басарга карар кылу – экстремаль хәлләрдә кеше шәхесенең ачылуы хөрмәткә лаек: көн саен без Украинада махсус операциядә катнашучы яңа герой-сугышчылар турында ишетеп беләбез. Генерал-майор ирекле ярдәмчеләргә уңышлар, өйләренә исән-имин кайтуларын теләде. 

– Безнең ир-егетләрдә Россия рухы булуы белән горурланам, – дип ассызыклады Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссары Сергей Иванов. 

“Ватанга хезмәт итәм” хәрби хәрәкәтләр һәм хәрби хезмәт ветераннары бердәмлеге ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Виталий Маркин, бүгенге контрактчылар мисалында киләчәктә яшь буын тәрбияләнәчәк, дип ассызыклады. Китүчеләргә Аксубай православие чиркәве башлыгы протоиерей Александр Качаев фатиха бирде. 

–Сезгә Ватанны сакларга туры киләчәк, – дип мөрәҗәгать итте ул сугышчыларга. – Изге гамәлләр кылмаган кешеләр явызлык кылалар. Аның безнең җиргә аяк басуына юл куймаска кирәк. Сезгә Ватаныбызны тәкъдим итү дәрәҗәсе бирелә. Ходай ярдәме белән бу явызлыкның юкка чыгуын телим. Дин әһеле билгеләп үткәнчә, православие чиркәвендә һәр сугышчы өчен догалар укыла. 

Район мөхтәсибәте исеменнән изге теләкләрен хәзрәт ярдәмчесе Илнур Сафиуллин җиткерде. 

– Һәр кешегә тынычлык һәм иминлек кирәк, – дип ассызыклады ул. – Сез – тынычлыкны саклаучылар. Без, үз чиратыбызда, Александр атакай – чиркәүдә, ә без мәчеттә, барысы да яхшы булсын өчен, сезнең өчен дога кылачакбыз. 

Традиция буенча, егетләргә районнан бүләк – кәрәзле телефоннар тапшырылды. Ветераннар иҗтимагый оешмасы кураторы Наталья Егорова, барлык вакыйгаларга уңай нота өстәп, җыелучыларга кичә Черемушка авылыннан армиядән кайткан хәрби – Дмитрий Гавриловны тәкъдим итте. Элеккеге танкчы парад формасында танк гаскәрләре әләме белән тәкъдим ителде. Ул һәм аның иптәшләре – «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар берлеге сафларын тулыландырдылар. Бүген Туган илебезнең тынычлыгын саклап, хезмәткә китүчеләр дә, хәрби бурычларын үтәп районга исән-имин әйләнеп кайткач, шулай ук ветераннар хәрәкәтләрен тулыландырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев