Өченче яшь – хәрәкәттә!
Соңгы яңалыклар

Өченче яшь – хәрәкәттә!

«Юность» спорт комплексында Россиядә Халыклар бердәмлеге елына һәм ТРда Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган «Өченче яшь» XV Республика пенсионерлар спартакиадасының район этабы узды. Чарада «Актив пенсионерлар берлеге» активистлары катнашты.

Катнашучыларны район башлыгы Алмаз Мингулов сәламләде.

– Сезнең активлыгыгыз һәм спорт нәтиҗәләренә ирешергә омтылуыгыз яшьләрне рухландыра, – дип ассызыклады ул.

Ярышлар киеренке һәм динамикалы көрәштә узды. Ярыш йомгаклары буенча өстәл теннисында – Фәнис Низаев һәм Галина Макаренкова; ату буенча – Владимир Никитин һәм Валентина Давыдова; дартста – Александр Перепелкин һәм Раиса Мишанина; җиңел атлетикада – Владимир Альметкин һәм Зоя Шихранова җиңүчеләр булдылар.

Җиңүчеләр Спартакиаданың республика этабында безнең район исеменнән чыгыш ясаячак.


Нет комментариев