Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Ныклык һәм зирәклек үрнәге

Яңа Ибрай авылыннан Шәмсекамәр Лотфуллина истәлекле туган көнен билгеләп үтте

Бу истәлекле көнне аны район башлыгы Камил Гилманов, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров һәм авыл ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров котладылар.

Шәмсекамәр апа – ныклык һәм зирәклекнең ачык үрнәге. Ул тугыз баладан торган күп балалы гаиләдә алтынчы бала булып үскән. Урман егу эшләре, авыр физик хезмәт – яшь чагыннан ук аның холкын чыныктырган сынаулар. 1955 елда кыз сугыш ветераны, сугыш инвалиды Исхакка кияүгә чыга. Аларның гаиләсендә җиде бала дөньяга килә, ләкин икесе сабый чакта ук үлгән, ә тагын берсе соңрак вафат була. Бүген Шәмсекамәр апаның дүрт баласы исән-сау. Ул үзе генә гомер итсә дә, төрле шәһәрләрдә яшәгән балалары аңа ялгызлык тәмен татырга ирек бирмиләр, һәрдаим кайтып, хәлен белеп, хуҗалык эшләрен башкарып торалар.

Әлеге истәлекле көндә бәйрәм сәбәпчесен район башлыгы Камил Гилманов, район башлыгы урынбасары Илшат Заһидуллин, Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров һәм авыл ветераннар советы рәисе Шәүкәт Кәбиров җылы котладылар.

Шәмсекамәр апа гомерен колхозда хезмәт куюга багышлый. Сыер савучы, бозау караучы булып эшли, чөгендер эшкәртә. Аның тормышында шатлыклар белән беррәттән кайгы-хәсрәте дә аз булмый, әмма ул беркайчан да сынатмый. Аның күтәренке рухта булуы һәм тормышны яратуы – барысы өчен дә үрнәк. Шәмсекамәр әбекәйнең юбилее Республика көненә һәм изге җомга көненә туры килде. Бу көнне өч бәйрәм бергә үрелде.

– Сез күп елларга киләчәк буыннарның бәхетле тормышына нигез салган буын вәкиле. Өстәвенә, үзегез дә бик күп авырлыкларны кичергәнсез, аларга түзгәнсез, тормышны җигелеп тарткансыз, – дип билгеләп үтте район башлыгы Камил Гилманов. – Сәламәтлек һәм озын гомер сезгә!

– Мин сезне авылдашым буларак кына түгел, туган апам буларак та тәбрик итәм, калган гомерегезгә исәнлек саулык телим, – диде Шәүкәт Кәбиров, бәйрәм сәбәпчесен истәлекле юбилее белән котлап.

Авыл халкы исеменнән әбекәйне җирлек башлыгы Фәһим Кәбиров котлады һәм изге теләкләрен җиткерде.

Шәмсекамәр апа җылы котлаулары, күңел түреннән әйтелгән теләкләре өчен барысына да рәхмәт укыды. Ул туганнары һәм якыннарының кадер-хөрмәтендә бәхетле картлык кичерә. Күптән түгел социаль хезмәткәр Зөлфирә Гатауллина өйдә аңа беренче ярдәмче булган. Ул әбекәйне туган кешесен караган кебек тәрбияли.

– Аллаһы Тәгаләгә һәм янәшәмдә булучыларга ярдәмнәре өчен мең рәхмәт, – ди юбиляр. – Кызганычка каршы, өйдәге эшләрне ялгызың гына башкару мөмкин булмаган мизгел җитә. Һәм синең турында кайгыртуларын белү һәм тою нинди бәхет.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев