Ныклы гаиләләр бүләкләр алды
Соңгы яңалыклар

Ныклы гаиләләр бүләкләр алды

Районда «Ныклы гаилә» федераль партия проектыннан «Татарстан – ныклы гаиләләр территориясе» акциясе узды.

Акция кысаларында район мәдәният йорты сәхнәсендә җәмгыятьтә абруйлы, мәхәббәткә һәм тугрылыкка, ватанпәрвәрлеккә һәм актив тормыш позициясенә лаек булган гаиләләрне хөрмәтләделәр. «Татарстан – Яңа гасыр» Республика иҗтимагый хәрәкәтенең югары советы Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова һәм «Нечкәбил» бәйгесе җитәкчесе, «Ныклы гаилә» партия проектының Иҗтимагый советы рәисе, ТР Иҗтимагый палата әгъзасы Изольда Жуйкова «Ныклы гаилә» Федераль партия проектыннан дипломны гаилә тормышы юбилярлары Ландыш һәм Җәмил Сәлиховларга тапшырдылар. Быел алар бергә яшәүләренең 45 еллыгын – «зәңгәр якут» туйларын билгеләп үткәннәр. Шундый ук бүләкләрне Раилә һәм Фәнис Низамовлар гаиләсе алды. Бу яшь гаиләдә өч бала үсә. Фәнис Харис улы районда сәләтле алып баручы, биюче, җырчы, яхшы күңелле кеше, кайгыртучан әти, яраткан тормыш иптәше, ул буларак билгеле. «Ныклы гаилә» федераль партия проектыннан дипломнар белән Татьяна һәм Егор Крайновлар (офицер, МХО катнашучысы, «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы) һәм тәрбиягә бала алган Алена һәм Дмитрий Убаковларның күп балалы гаиләсе һәм яшь гаилә Риназ һәм Әдилә Яруллиннар да бүләкләнде.


Нет комментариев