Соңгы елларда ПФРның Аксубай районындагы клиентлар хезмәтендә шактый үзгәрешләр булды.
Үзгәрешләр турыдан-туры коллектив тормышына кагылды. Бүген район халкына пенсия белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча 8 белгеч хезмәт күрсәтә. Алар эш тәҗрибәсе булган һәм үз эшләренең бөтен нечкәлекләрен белүче хезмәткәрләр.
Көн саен аларга дистәдән артык граждан мөрәҗәгать итә. Очрашу вакытында нинди генә сорау тумасын, белгечләрнең һәр клиентка карата мөнәсәбәте үтә җаваплы. Алар әдәпле, инсафлы. Һөнәр шуны таләп итә.
Владимир Тимофеев җитәкчелегендәге әлеге зур булмаган коллектив 8 400дән артык пенсионерга, 260 иминиятчегә, 445 шәхси эшмәкәргә хезмәт күрсәтә.
– Клиентлар хезмәтенең төп эшчәнлеге пенсияләр билгеләү мәсьәләләре буенча документларны вакытында тапшыру өчен гражданнарны һәм иминиятчеләрне кабул итү, персональ хисап алып бару, пенсия хокукларын бәяләү, шул исәптән тиешле хезмәт төрләрендә стажны исәпкә алып, пенсия һәм социаль түләүләрне кәгазь һәм электрон төрдә алучыларның түләү эшләрен исәпкә алу һәм саклау, – дип эшләр белән таныштырды җитәкче урынбасары Светлана Яковлева. – Безнең хезмәткәрләр барлык эшләрне дә уңышлы башкаралар.
Нет комментариев