Рус Кармәте – данлыклы тарихы булган авыл.
Бүгенге көндә авылда яшәүче халык – ата-бабалары турындагы истәлекләрне кадерләп саклаучылар. Бу ел алар өчен бакыйлыкка күчкән туганнары, авылдашлары турындагы истәлекне мәңгеләштерү, авыл зиратында тәртип урнаштыру буенча башкарылган эшләр планында аерым нәтиҗәле булды.
Авыл кешеләренең ничек эшләүләре хакында Яңа Кармәт авыл җирлеге депутаты, җирле активист Алексей Буранов сөйли.
– Быел без күп эшләр башкарырга өлгердек. Беренчедән, репрессия корбаннарын искә алып баш ию өчен кирпеч нигездә тәре урнаштырдык. Рухани иеромонах Иоанн Сидоренко тәрене изгеләндерде. Эшләрне репрессияләнгән кешеләрнең туганнары һәм авыл кешеләре биргән акча хисабына башкардык. Александр Ипполитов кирәк-яраклар кую өчен хуҗалык корылмасы төзүдә иганәче булды.
Чистай шәһәрендә яшәүче Павел Тумашилов үз хисабына авыл зираты өчен элмә такта ясады. Үзара салым акчасы хисабына зират тирәсен заманча койма белән әйләндереп алдык. Быел да үзара салым хисабына күләмле эш башкарылды – карт агачлар киселде. Шуннан соң тирәлектә тәртип урнаштыру буенча шимбә өмәсе үткәрелде. Чистарту эшендә бик күп кеше катнашты.
Нет комментариев