Нина Телешеваны соңгы юлга озаттылар
Соңгы яңалыклар

Нина Телешеваны соңгы юлга озаттылар

Бүген Аксубай православие храмы территориясендә Бөек Ватан сугышы ветераны, Аксубай районының Мактаулы гражданины, мәгариф ветераны Нина Александровна Телешева белән хушлашу булды.

Ветеранны соңгы юлга озатырга район җитәкчелеге, җәмәгатьчелек, хезмәттәшләре, якыннары, туганнары, яшь буын вәкилләре, районның яшь армиячеләре җыелды. Матәм митингын район башлыгы Камил Гилманов ачты.

- Нина Александровна безнең якның чын патриоты иде, - дип ассызыклады ул. - Ул фронт юлын узды, күп еллар мәктәптә эшләде, аның укучылары педагоглар, инженерлар, табиблар булдылар. Ул бик якты, позитив кеше иде. Нина Александровна район тарихында зур эз калдырды. Без аны истә тотачакбыз, аның үрнәгендә яшь буынны тәрбияләячәкбез.

Митингта Нина Телешеваның яшьләргә патриотик тәрбия бирүгә керткән өлеше турында Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов сөйләде. Элеккеге укучылар исеменнән хушлашу сүзләрен Александр Коробков әйтте. Матәм процессы правослау чиркәвеннән, Александр Безруков исемендәге балалар сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры белән бергә хәрәкәт итте. Алда яшь армиячеләр мендәрләрдә мәрхүмәнең орден-медальләрен, веноклар күтәреп бардылар.

Нина Александровна Аксубай зиратында җирләнде.

 


Нет комментариев