“Әни сүзе – иң бөек сүз” фотобәйгесе тәмамланды: редакциядә җиңүчене бүләкләделәр.
Соңгы яңалыклар

“Әни сүзе – иң бөек сүз” фотобәйгесе тәмамланды: редакциядә җиңүчене бүләкләделәр.

“Авыл таңнары”ннан Халыкара әниләр көненә багышланган aksubayevo.ru сайтында игълан ителгән фотобәйге тәмамланды.

336 тавыш җыйган "Әнием, минем белән сөйләш әле" бәйге эше белән «Буратино» балалар бакчасы тәрбиячесе Валентина Казачкова җиңүче булды.
«ТАТМЕДИА» АҖ филиалы “Авыл таңнары” газетасы редакциясе җитәкче-баш мөхәррире Людмила Жаренова җиңүчене котлады:

– Әни булу – зур бәхет, сөенеч һәм бер үк вакытта тынгысыз хезмәт, җаваплылык та. Бу көнне барлык әниләргә дә гомер бүләк иткәннәре өчен рәхмәт әйтәсе килә! Җиңүчене чын күңелдән тәбрик итәбез.

– Бәйгедә катнашырга карар кылдым, чөнки әни – һәркайсыбыз өчен дә иң газиз, иң кадерле кеше. Әнием күптән бу якты дөньяда юк инде, әмма мин аның фотосурәтен бәйгедә тәкъдим итәсем килде, чөнки ул минем өчен һәрвакыт бала җанлы, игелекле, назлы әни булып йөрәгемдә саклана. Шундый мәгънәле, әһәмиятле бәйге уздырганнары өчен редакция коллективына бик зур рәхмәт, – дип эчкерсез рәхмәтләрен белдерде Валентина Петровна.

Людмила Жаренова җиңүчене “90 елга сузылган тормыш” фотокүргәзмәсе белән таныштырды һәм киләсе елда бәйгеләр тагын да күбрәк уздырылачак, дип әйтте. Ә бит укучылар яратып укый торган район гәзите 2020 елда 90-еллык юбилеен билгеләп үтәчәк.

Җиңүчене тагын бер кат котлыйбыз!

Акция срогы: 2019 елның 7 ноябреннән 2019 елның 23 ноябренә кадәр.
Реклама 6+


Нет комментариев