Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә өлкәннәр ункөнлегенә эчтәлекле программа әзерләделәр

Хезмәт алучыларның һәр көне кызыклы чаралар белән тулы булды.

Бу кызыклы кешеләр белән очрашулар да, концертлар да, бәйгеләр дә, экскурсияләр дә. Әмма спорт һәм музыкаль чаралар хезмәт күрсәтүчеләрнең күңеленә аеруча хуш килде. Һәрвакыттагыча, өлкәннәргә багышланган декада спорт чыгышларыннан башка узмады.

“Юность” спорт комплексы базасында ике команда: “Нежность” социаль хезмәт күрсәтү үзәге һәм Федоровка интернат-йорты командалары очрашты. Нәтиҗәдә, һәрвакыттагыча, дуслык җиңде.

Ярышларда катнашкан һәр кешегә грамота тапшырылды.

Тернәкләндерү бүлеге пациентлары шулай ук балалар сәнгать мәктәбе тәрбияләнүчеләре һәм “Аксубай егетләре” баянчылар ансамбле чыгышларын рәхәтлек белән кабул иттеләр.

–Уңай хис-кичерешләр гомерне озайта, – дип, бәйрәм чараларыннан алган тәэсирләре белән уртаклашты алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев