Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

“Нежность” КЦСОН бүлеге пациентлары өйдә табигать гармониясе төзергә өйрәнәләр

“Тигез мөмкинлекләр йортында” алар чәчәкләр ярдәмендә уңайлыклар тудырырга өйрәнәләр.

Учреждение белгече Екатерина Васильева мөмкинлекләре чикләнгән хезмәтләр алучылар белән хуҗалык алып бару буенча мастер-класс үткәрә. Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегенә йөрүчеләр аның белән бергә йортны табигатьнең ачык төсләре белән тулыландыра торган кечкенә оазислар тудырырга өйрәнәләр.

Мастер-класста катнашучылар, чәчәк орлыклары утыртып, игътибар һәм кайгырту белән аларны тәрбияләүгә керешәләр. Шул рәвешле алар көннән-көн табигатьне яратырга, аңа хөрмәт белән карарга өйрәнәләр һәм кечкенә орлыкның чәчәккә әверелү процессын күзәтеп сөенәләр.

Бергә утыртылган чәчәкләр матурлык һәм өйдә уңайлыклар тудыру символы булып тора. Алар үсентеләрне карарга, аларга су сибәргә өйрәнәләр.

Шулай итеп, “Тигез мөмкинлекләр йорты” инновацион технология буенча хуҗалык алып бару дәресләрендә гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре хезмәтләр алучыларга, табигать турында кайгыртуның мөһимлеген искә төшереп һәм иҗади илһам мизгелләре бүләк итеп, элементар күнекмәләр бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев