«Нежность» КЦОНда ял итүчеләр Хәсән Туфан иҗаты белән таныштылар
Соңгы яңалыклар

«Нежность» КЦОНда ял итүчеләр Хәсән Туфан иҗаты белән таныштылар

«Нежность» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге каршындагы тернәкләндерү бүлекчәсе белгечләре Иске Кармәт авылындагы Хәсән Туфан йорт-музеена булдылар.

Музей директоры Тәкъзимә Низамованың якташыбыз – бөек татар шагыйренең тормышы һәм иҗаты турында сөйләвен ветераннар илһамланып тыңладылар. Ул, Хәсән Туфан – күренекле татар шагыйре, аның иҗаты чын халыкчан һәм кешеләр аның иҗатын бик яраталар, дип билгеләп үтте. Музей-йортка килүчеләр шагыйрьнең шәхси әйберләреннән торган экспонатларны карап чыктылар, танылган шәхес тормышыннан бик күп кызыклы мизгелләрне белделәр.

Шулай ук кунаклар күптән түгел ачылган татар мәдәнияте күргәзмәсе белән дә таныштылар, анда милли бизәкләр һәм чигешләр белән эшләнмәләр тәкъдим ителгән.

Фото: ”Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге архивыннан.


Нет комментариев