“Нежность” үзәгендә кулланучылар хокуклары турында фикер алыштылар 
Соңгы яңалыклар

“Нежность” үзәгендә кулланучылар хокуклары турында фикер алыштылар 

Хокукый белемнәр мәктәбе кысаларында, ”Нежность” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә Дәүләт алкоголь инспекциясенең Аксубай бүлекчәсе әйдәп баручы белгеч-эксперты Лилия Гәрәева белән очрашу узды.

Социаль үзәктә ел саен биш йөзгә якын өлкән буын вәкиле, эшкә яраклы инвалидлар тернәкләнә. Алар үзәктә булудан бик канәгать калалар.

Белгеч социаль хезмәтләр алучыларга ”Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләрен аңлатты. Ул товарда җитешсезлекләр ачыкланганда кулланучы хокуклары турындагы маддәләргә, товарның җитешсезлекләренә карата таләпләр куелу срокларына, җитештерүче тарафыннан товарның кимчелекләрен бетерүгә, товарны тиешле сыйфаттагысына алыштыру мәсьәләләренә җентекләп тукталды.

Тыңлаучылар бу файдалы, кызыклы очрашу өчен оештыручыларга рәхмәт белдерделәр. Чөнки алынган мәгълүмат бик тә урынлы булырга мөмкин, чөнки кешеләр мондый проблемалар белән сирәк булса да очрашып торалар.

Фото ”Нежность” үзәге архивыннан


Нет комментариев