Сайлаучылар өчен лалә чәчәкләре
Иске Үзи авыл җирлеге сайлаучыларын 8 Март бәйрәме алдыннан җирлек башлыгы Надежда Айдова шәхсән котлады.
Башлыкның шигаре – җирлек мәшәкатьләре белән генә яшәү түгел, ә үз елларында аның үсешен тәэмин иткән аксакаллар турында онытмау да. Ул ялгыз, өлкән яшьтәге кешеләр янында еш була. Менә хатын-кызлар бәйрәме алдыннан да Надежда Владимировна 80 яшен тутырган ханымнар янында булды. Һәм һәр сайлаучы-хатын-кызга лалә гөлләмәләре тапшырды.
– Мондый игътибар кыйммәт тора, – дип билгеләп үтәләр авылдашлары. – Теләсә кайсы вакытта ярдәм кулы сузачакларын яисә хәл белешергә килүләрен белгәч, сине онытмауларын тоясың.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев