Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Аксубайда Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан Ватанны саклаучыларның әниләрен һәм хатыннарын хөрмәтләделәр

Район мәдәният йортында Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган бәйрәм кичәсе узды.

Бу бәйрәм гүзәл хатын-кызларны – яшь һәм өлкән яшьтәге, эшләүче пенсионерларны бер мәйданда җыйды, аларны бер уртак бурыч – махсус хәрби операция зонасыннан улларының, ирләренең, абый-энеләренең районга әйләнеп кайтуын көтү һәм волонтерлар хәрәкәтендә катнашып, аларга ярдәм итү берләштерә.

Бәйрәм программасы башланганчыга кадәр мәдәният йорты фойесында район җитәкчелегенең мобилизацияләнгәннәрнең әниләре, тормыш иптәшләре белән очрашуы булды. Кунаклар өчен табын кордылар, котлау, рәхмәт сүзләре яңгырады.

– Сез нацисларга каршы көрәшкә иң якын кешеләрегезне җибәрдегез, – дип мөрәҗәгать итте хатын-кызларга район башлыгы Камил Гилманов. – Аңлаганыгыз һәм сабырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә. Алар – иң лаеклы кешеләр, чын ир-егетләр, геройлар. Чын күңелемнән сезгә улларыгыз, ирләрегез белән бәхетле очрашу мизгелләре телим, Җиңү белән кайтсыннар.

Очрашу җылы мохитта үтте, кунаклар район җитәкчесе сүзләрен игътибар белән тыңладылар һәм сугышчылардан хәбәрләр белән бүлештеләр. Камил Гилманов, чәчәк бәйләмнәре бүләк итеп, аларның һәрберсен чын күңелдән котлады. Концерт карарга кергәндә аларга районнан истәлекле бүләкләр дә тапшырдылар.

Тамаша залында сугышчылар өчен яшеренү челтәрләре үрүче, кирәк-яраклар җыючы волонтерлар да урын алды. Бу кичтә аларны да сюрприз көтте.

Концерт иң күңелле мизгелдән – котлаулардан башланып китте. Сәхнәдән аксубайның гүзәл хатын-кызларын район башлыгы Камил Гилманов кайнар котлады.

– 8 Март – искиткеч көн, бу – яз башы, бу көнне без хатын-кызларга аерым игътибар күрсәтәбез, – диде ул. – Кадерле хатын-кызлар! Сезне чын күңелдән яз бәйрәме белән тәбрик итәм! Күтәренке кәеф, бәхет, мәхәббәт, эшегездә һәм башлангычларда уңышлар, иминлек телим.

Район җитәкчесе билгеләп үткәнчә, хатын-кызларның актив тормыш позициясе, патриотизмы аркасында район мобилизацияләнүчеләргә хәрби көнкүрештә кирәк булган әйберләрне җибәрә.

Залның җылы алкышлары астында ул Гүзәлия Закировага (Яңа Кармәт АҖ), Галина Биктяскинага (Трудолюбово АҖ), Нина Андреевага (Иске Үзи АҖ), Вероника Вырдинага (Мюд АҖ), Галия Мифтәховага (Карасу АҖ), Галина Андреевага (Кәкре Күл АҖ), Аэлита Герасимовага (Савруш АҖ), Лидия Нураевага (Сөнчәле АҖ), Лидия Зайцевага (Емелькино АҖ), Розалия Хәбибрахмановага (Иске Татар Адәмсуы АҖ), Алиса Владимировага (Беловка АҖ), Юлия Еграшкинага (Иске Тимошкино АҖ), Татьяна Гурьянова һәм Елена Охотниковага (Яңа Аксубай АҖ), Алсу Мифтәховага (Яңа Ибрай АҖ), Зоя Трофимовага (Иске Кармәт АҖ), Светлана Муллинага (Иске Кармәт АҖ), Халисә Мортазинага (Яңа Ибрай АҖ), Сәмига Гайнуллинага (Шәрбән АҖ), Татьяна Абдулкинага һәм Елена Пикаловага (Иске Ильдеряк АҖ), Нина Львовага (Урмандеево АҖ) Рәхмәт хатлары һәм чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырды. Шулай ук Аксубай волонтерлары Гөлшат Гыйльметдинова, Валентина Селезнева, Галина Киселева, Ирина Таеровалар да район башлыгының Рәхмәт хатларына лаек булдылар.

Сәхнәдән хатын-кызлар адресына котлау сүзләре дә, районның иң яхшы үзешчән артистлары башкаруында җырлар да яңгырады, хореография коллективлары дәртле бию композицияләрен башкардылар. Кичәдә катнашучыларга «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар хәрәкәте җитәкчесе Виталий Маркин һәм Диңгезчеләр җыены вәкиле Флен Зәйнуллин мөрәҗәгать иттеләр. Алар шәхси вакытлары белән исәпләшмичә мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү буенча иң мөһим миссияне үтәүче, бу эш өчен җан атучы район хатын-кызларына ихлас рәхмәт белдерделәр.

Волонтер-активистларны бүләкләү «Афәрин!» дигән сүзләр астында үтте. Волонтерлык эше һәм мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләргә һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм оештыруда актив катнашкан өчен һәм Халыкара хатын-кызлар көнен бәйрәм итү уңаеннан «Ватанга хезмәт итәм» ветераннар иҗтимагый оешмасы җитәкчесенең Рәхмәт хаты белән Гөлсинә Акулова, Юлия Башкирова, Галина Бобкова, Людмила Данилова, Елена Егорова, Галина Малькова, Валентина Гурьянова, Елена Еграшкина, Татьяна Кузьмина, Валентина Убейкина, Людмила Мясникова, Наталья Охотникова, Марина Мельникова, Любовь Терентьева, Валентина Яругина, Рәмзия Паймулкина бүләкләнде.

Сәхнәгә шулай ук волонтерлар хәрәкәте активисты Елена Кузьминаны чакырдылар һәм аңа ихлас рәхмәт сүзләре белән гөлләмә бүләк иттеләр. Тамашачылар көн геройларын көчле алкышладылар.

– Бу – безнең сугышчыларга ярдәм итүче хатын-кызларның йөздән бер өлеше генә, – дип билгеләп үтте район җитәкчесе. – Аларның һәркайсы рәхмәт сүзләренә лаек. Без махсус операциядә катнашучыларга ярдәм итүдә шәхси өлешләре өчен аларга рәхмәт белдерәчәкбез, аларны этаплап бүләкләячәкбез.

Кичә программасында дулкынландыргыч мизгелләр күп булды. Яшь талантлар һәм сәхнә осталары, вокал коллективлары, бию төркемнәре тамашачыларга үз чыгышларын бүләк иттеләр.

Концерт вакытында тагын бер вакыйга булды: сәхнәгә Казаннан яңа гына Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашудан кайткан нацистлар белән көрәштә һәлак булган якташларның әниләрен һәм якыннарын чакырдылар. Камил Гилманов аларга мөрәҗәгать итте.

– Без сезнең улларыгыз белән горурланабыз, – диде ул. – Сез чын Ватан сакчылары тәрбияләп үстергәнсез. Моның өчен сезнең алда баш иябез. Район башлыгы аларга чәчәкләр һәм район исеменнән бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев