Балалар сәнгать мәктәбе тәрбиячеләре һәм укытучылары Санкт-Петербургта узган «Сәнгать планетасы» халыкара фестиваль-конкурсыннан соклануга лаек җиңүләр белән кайттылар.
Фестивальгә Россиянең төрле почмакларыннан – Якутия, Адыгея, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Санкт-Петербург, Свердловск, Екатеринбург, Подольсктан иң яхшы иҗат коллективлары, башкаручылар килде.
Район вәкилләре конкурсның төрле номинацияләрендә катнаштылар һәм «югарылыкта» булдылар. Яшь артистларыбыз призлы урыннар яулады. «Восторг» хореография ансамбле «Эстрада биюе» номинациясендә II дәрәҗә лауреат һәм «Халык сәхнәсе биюе» номинациясендә II дәрәҗә лауреат булды. Балалар сәнгать мәктәбе солистлары Варвара Панюкова «Халык вокалы, стилизация» номинациясендә I дәрәҗә лауреат дипломына, Илсия Мифтәхова «Эстрада вокалы, стилизация» номинациясендә I дәрәҗә лауреат булды. «Эстрада җыры» номинациясендә Регина Черникова II дәрәҗә лауреат, Ангелина Ильина III дәрәҗә лауреат булды.
Жюри шулай ук балалар сәнгать мәктәбенең яшь рәссамнары эшен лаеклы бәяләде. Алиса Серкова I һәм III дәрәҗә лауреат исемен алды, Артем Лимонов рәсем һәм декоратив-гамәли сәнгать номинацияләрендә II дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды. Сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең уңышларын укытучылары Крестина Серкова, Зәйнәп Салихова, Руфинә Сафиуллина, Дарина Сруртдинова һәм Эвелина Сруртдинова бүлешә.

Балалар сәнгать мәктәбенең яшь педагоглары һөнәри дәрәҗәдәге конкурсларда катнашып, югары бәя алды. Дарина Сруртдинова «Эстрада-джаз җыры» номинациясендә I дәрәҗә лауреат, Эвелина Сруртдинова «Эстрада җыры» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исемен алды. Руфинә Сафиуллина «Дөнья халыклары иҗаты» номинациясендә I дәрәҗә лауреат исеменә лаек булды.
– Безнең укучылар һәм педагоглар – бик талантлы һәм хезмәт сөючән, алар югары дәрәҗәдә чыгыш ясыйлар, – дип фикерләре белән уртаклаша балалар сәнгать мәктәбе директоры Галина Сруртдинова. – Шуның аркасында алар конкурс тамашачылары һәм жюри күңелен яулыйлар. Мондый дәрәҗәле фестиваль-конкурста да зур уңышларга ирештеләр. Балалар һәм педагоглар бу фестивальдән бик күп хис-кичерешләр белән кайттылар.
Төньяк башкалада булу онытылмаслык хисләр калдырды. Без шәһәр архитектурасы белән таныштык, матур биналарда булдык, күперләрнең ничек ачылуын күрдек. Бу матурлык онытылмаслык тәэсирләр калдырды.
Нет комментариев