Нефтьчеләр Яңа Ибрай авылы балаларын Яңа ел бүләкләре белән куандырдылар
Соңгы яңалыклар

Нефтьчеләр Яңа Ибрай авылы балаларын Яңа ел бүләкләре белән куандырдылар

Яңа Ибрай авылы балаларына Танефтепромнан Яңа елга бүләкләр тапшырылды.

Татнефтепром генераль директоры Сергей Щелков исеменнән авылга яңа ел тәм-томнары белән рюкзаклар алып килделәр. Беренче сыйныфтан алып унберенче сыйныфка кадәр 49 укучы һәм 14 мәктәпкәчә яшьтәге балага бүләкләр тапшырылды. Бу балалар өчен зур сюрприз булды, аларның күңелләре шатлык белән тулды.

– Нефтьчеләр муниципаль берәмлекне дә игътибарсыз калдырмадылар, –дип билгеләп үтте Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Фәһим Кәбиров. – Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарын сатып алу өчен иганәче ярдәме күрсәттеләр.


Нет комментариев