Наталия Куштукова мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде
Соңгы яңалыклар

Наталия Куштукова мәдәният бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде

2025 елның 1 августыннан Аксубай районы мәдәният бүлеген Наталия Куштукова җитәкли.

Ул 1990 елның 25 мартында Аксубайда туган. “Оешма менеджеры” белгечлеге буенча ТИСБИ идарәсе университетын тәмамлаган. Торак-коммуналь хуҗалык системасында инженер булып эшләгән. 2015 елның сентябреннән – туган якны өйрәнү музееның төп саклаучысы, 2022 елның июненнән – музей директоры.

Яңа эш алымнарын гамәлгә кертү тәҗрибәсенә ия, “Корамалы тегү техникасы” һөнәрен торгызу” проекты белән Татарстан Республикасы Хөкүмәтенең грантын отты. “Милли байлык” матди булмаган этномәдәни казаныш объектының иң яхшы паспортына Республика бәйгесенең II дәрәҗә Лауреаты дип танылды. Районның иҗтимагый тормышында актив катнаша, мәдәният хезмәткәрләре профкомын, районның профсоюз оешмаларының координация советын җитәкли һәм участок сайлау комиссиясе рәисе булып тора, яшьләрне патриотик тәрбияләү белән шөгыльләнә. Район мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен алган бүләкләре бар.

Наталия Куштукова – өч баласы өчен кайгыртучан әни.


Нет комментариев