Мюдлылар кыр эшләре буенча барлык мәсьәләләрне дә хәл иттеләр
Соңгы яңалыклар

Мюдлылар кыр эшләре буенча барлык мәсьәләләрне дә хәл иттеләр

«Аксу Агро» ҖЧҖнең «Мюд» филиалы директоры Газыйм Шәрәпов һәм баш агроном Илья Крючков район җитәкчелегенә раславына җитештерү планын тәкъдим иттеләр.

Язын 14200 гектаров гомуми мәйданның 2000 гектардан артыгына – арыш, 1400 гектардан артыгына – сабан бодае, 1300 гектардан артыгына – арпа, 500 гектардан артыгына борчак, шулай ук техник культуралар – 3300 гектардан артык көнбагыш, 1100 гектардан күбрәк рапс чәчү планлаштырылган.

Моннан тыш, хуҗалыкта 2000 гектардан артык көзге бодай бар, белгечләр билгеләп үткәнчә, басулар кышны уңышлы чыккан һәм яхшы торышта.

Бу хуҗалыкта бүгенге көнгә бер гектар чәчү җиренә 82, 3 килограмм тәэсир итүче минераль ашлама тупланган. Ташу дәвам итә. «Мюд» филиалының эш планын район җитәкчелеге яхшы дип бәяләде.


Нет комментариев