Аксубай

Аксубай районы

16+
Рус Тат
Соңгы яңалыклар

Музей мирасы почмагы булган авыл китапханәсе

Беловка авыл китапханәсендә укучылар белән эшләүдә музей экспозицияләре дә ярдәмгә килә.

Беловка авылы китапханәсе – күпсанлы китаплар, тиешле дәрәҗәдәге бизәлешкә ия булган гади бина гына түгел, ул тарихи мирасы булган интеллектуаль-мәдәни үзәк тә.
Беловка авыл китапханәсендә музей почмагы 1995 елда ачылган.
Музей почмагын китапханәләр системасы ветераны Нина Кожеманова оештырган.
Музейның бер бүлеге шушы авылда туып-үскән күренекле чуаш шагыйре, тәрҗемәче Николай Полоруссов-Шелебига багышланган. Монда якташыбызның тормышы һәм иҗаты турында бик күп мәгълүмат белергә була.
Күпчелек экспонатлар Нина Владимировнаның әти-әнисеннән калган. Болар безнең вакытка кадәр сакланган крестьяннарның көнкүреш кирәк-яраклары. Кайбер әйберләрне, хәзерге буын ата-бабаларының ничек яшәгәнен күзалласын, көнкүрештә аларны нинди әйберләр чолгап алуын белсен өчен, авыл халкы теләп алып килгән. Авыл китапханәсенең музей почмагы күл эшләре әйберләре белән дә үзенчәлекле. Биредә гаҗәеп матур чигүләр тупланган. Чуаш милли бизәкләре белән чигелгән сөлгеләр, урын япмалары мендәр тышлыклары һәм күз явын алырлык башка күп кенә әйберләр бар. Ирексездән, Беловкада чын сәнгать осталар яшәгән, дигән нәтиҗәгә киләсең.
– Музей почмагы елдан-ел яңа экспонатлар белән тулылана бара, – дип сөйли китапханәче Евгения Кожеманова. – Китап сөючеләр, бигрәк тә мәктәп укучылары аларны кызыксынып карыйлар. Без аларны тематик чаралар вакытында кулланабыз.
Авыл китапханәсенә чираттагы китап артыннан кергәч, авыл тарихына чумарга,аның үткәне белән танышырга мөмкин.

 

Фото: Беловка авыл китапханәсе архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев