Аксубай туган якны өйрәнү музеенда узган җәйдә районның төрле почмакларында пленерда башкарылган Татарстан, Башкортстан һәм Чуашстан рәссамнарының эшләре күргәзмәсе дәвам итә.
Профессиональ рәссамнарның эшләрен карарга музейга балалар да, өлкәннәр дә килә.
Галереяда дистәләгән картиналар урнашкан. Аларның һәрберсендә авторның әйләнә-тирә дөньяны күзаллавы, аңа карашы гәүдәләнгән.
Килүчеләр эшләрне кызыксынып карыйлар, авторлар үз картиналарында иҗат иткән урыннарны – районның яр буен, Аксубай үзәген, аның читләрен таныйлар. Картиналарны тамаша кылучылар көндәлек тормышта пумала осталары иҗат иткән урыннарның матурлыгына игътибар итмәүләрен таныйлар. Менә чыннан да – матурлыкны күрә белү һәм аны картинада гәүдәләндерү чын сәнгать.
Киләсе атнадан күргәзмә Иске Кармәт авылына Хәсән Туфан музей-йортына күчәчәк.
Фото: туган якны өйрәнү музее архивыннан.
Нет комментариев