Соңгы яңалыклар

Мурашко: «Спутник V»нең коронавирус дельта-штаммына каршы нәтиҗәлелеге — 83 процент

Министр сүзләренчә, вакцина коронавирус инфекциясенең авыр формада узуыннан да саклый.

Россиянең Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сүзләренчә, ике компонентлы «Спутник V» вакцинасы коронавирусның дельта-штаммына каршы торуда 83 процентка нәтиҗәле.

«Бүген „Спутник V“ вакцинасы дельта-штамм белән көрәштә һәм профилактикада иң әйбәт нәтиҗәләр күрсәтә. Соңгы мәгълүматлар 83 процент нәтиҗәлелек турында сөйли. Бу инде Россия мәгълүматлары. Клиникада эшләүче хезмәттәшләр безгә мәгълүмат бирде», — дип сөйләгән министр «ТАСС» агентлыгына.

Мурашко сүзләренчә, вакцина шулай ук коронавирус инфекциясенең авыр формада узуыннан да саклый. 

 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев