Соңгы яңалыклар

Мәскәүдә Җәмигъ мәчете янында Рамазан аена багышланган фотокүргәзмә эшли

Күргәзмә Ураза бәйрәменә - 2 майга кадәр эшли.

Мәскәүдәге Җәмигъ мәчете янында ачык һавада ураза аена багышланган «Изге Рамадан — 2022» дип аталган фотокүргәзмә эшли башлады. Ул Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдин хәер - фатихасы белән оештырылды. Бу турыда Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итте.

Күргәзмә экспозицияләре Рамазан аенда уразаның ничек һәм кайдан барлыкка килүе, ураза кагыйдәләре, ифтар һәм сәхәр, Рамазан аенда сәдаканың төрләре,  Кадер кичәсе турында сөйли.

Мәскәү Җәмигъ мәчете кунаклары һәм мәхәллә кешеләре шулай ук күргәзмәдә Россия Федерациясе Мөселманнарының Диния нәзарәте оештырган изге Рамазанга багышланган проектлары, программалары, басмалары белән таныша ала, диелә хәбәрдә.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев