Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәскәүдә хезмәткәрләрнең 30 проценты дистанцион эш режимына күчерелә

Дистанцион эш режимына нинди дә булса авыруы булган кешеләрне һәм 65 яшьтән өлкәнрәк барлык хезмәткәрләрне җибәрәләр.

Мәскәүдә 28 июньнән хезмәткәрләрнең кимендә 30 проценты дистанцион эшкә мәҗбүри күчерелә. Мэр Сергей Собянин тиешле указга кул куйды.

Тулы вакцинацияне узган эшләүче гражданнар исәпкә алынмый. Дистанцион эш режимына нинди дә булса авыруы булган кешеләрне һәм 65 яшьтән өлкәнрәк барлык хезмәткәрләрне җибәрәләр.

Шулай ук документта Мәскәү территориясендә эшли торган оешма җитәкчеләрен эш урыннарында хезмәткәрләр санын минимальләштерергә өндәүче пункт бар.

Дистанцион эшкә күчү турындагы таләпләр медицина оешмаларына, оборона-сәнәгать комплексы, «Росатом», «Роскосмос» һәм башка кайбер предприятиеләргә кагылмый. 

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев