Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарыла
Соңгы яңалыклар

Мәскәүдә битлек режимы гамәлдән чыгарыла

Сергей Собянин кешеләрнең тән температурасын даими үлчәүгә кагылышлы таләпнең дә бетерелүе турында әйтте.

Мәскәүдә сишәмбе, 15 март көнне, саклагыч битлекләрдән файдалану таләбе гамәлдән чыгарыла, дип хәбәр итте башкала мэры Сергей Собянин.

РИА Новости язуынча, әлеге карар тән температурасын даими үлчәүгә дә кагыла. Шулай ук Мәскәүдә иртәгәдән эш урыннарында кешеләрне аеру өчен урнаштырылган бүлгечләр кую таләбе дә гамәлдән чыгарыла.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев