Мәскәү шәһәрендә узачак Яңа ел чыршысына Татарстан Республикасыннан 105 бала китте
Соңгы яңалыклар

Мәскәү шәһәрендә узачак Яңа ел чыршысына Татарстан Республикасыннан 105 бала китте

25 декабрь көнне Мәскәү шәһәренең Зур Кремль сараенда Президент чыршысы узачак.

Яңа ел чыршысына 8 яшьтән 13 яшькәчә балалар чакырыла. Болар - фән олимпиадалары, иҗади конкурслар җиңүчеләре һәм башка яхшы нәтиҗәләр күрсәткән балалар.

Алар арасында 13 яшьлек геройлык кылган Илфат Әюпов та бар. Ул тугыз яшьлек малайны суда батудан коткарган.

«Мин күпердә утырып балык тотканда, әлеге күпердән велосипедта узганда елгага егылып төшкән малайны күрдем. Шунда ук күпердән сикердем һәм аны тартып чыгардым. Ул вакытта миңа куркыныч булмады. Аннары әти – әниләр мактады, мәктәптә медаль бирделәр», - дип искә алды Илфат.

Елизавета Куркинаны вокал мәгълүматлары өчен чакырдылар – ул җиде ел инде җыр белән шөгыльләнә. «Йолдызлык»та җырлыйм, конкурсларда катнашам, шуның өчен мине Мәскәүгә җибәрәләр. Анда үземә бик күп яңа дуслар табарга телим», - диде ул.

«Ел саен Россия Федерациясенең барлык субъектларыннан иң яхшы яшьләрне Кремльгә Президент чыршысына җыялар», – дип сөйләде Татарстан Яшьләр эшләре министры урынбасары Анна Захматова.

Озатыр алдыннан балаларның документларын җентекләп тикшерделәр, аларга ТАССР символикасы төшерелгән бүрек һәм шарф тапшырдылар. Моннан тыш, табиблар балаларга медицина күзәтүе үткәргән. Табиблар сүзләренә караганда, Мәскәүгә баручы барлык балалар сәламәт.

Хәзер аларны Россия башкаласында ике көнлек сәфәр көтә. Балалар өчен шәһәр буенча экскурсия һәм төрле чараларда булу каралган.

 


Чыганк: tatar-inform.tatar

Фото: Александр Эшкинин


Нет комментариев