Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мөхәммәтшин Татарстан Конституциясен федераль Конституциягә кадәр кабул итү сәбәбен әйтте

1980 еллар ахыры һәм туксанынчы еллар башы Татарстанда гражданлык активлыгы һәм милли үзаң үсеше чоры булды.

Иҗтимагый хәрәкәт тулысынча сәясиләштерелде, һәм бу шартларда Татарстан Республикасы Конституциясен кабул итү җәмгыятьне тотрыклыландыручы факторларның берсе булды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин интервьюсында шундый фикер белдерде.

«Һичшиксез, республика Конституциясенең федераль Конституциядән бер елга алдан кабул ителүе заман таләбенә әверелде. СССР таркалу һәм аннан соңгы идеология үзгәреше илдә тирән сәяси һәм икътисади кризиска китерде. Нәкъ менә шул вакытта җәмгыятьнең сәяси реформасы турында мәсьәлә куелды, хәбәрдарлык сәясәте игълан ителде», – диде Мөхәммәтшин.

Ул искәрткәнчә, 1990 елның апрелендә СССР Югары Советы автономияләрнең хокукларын шактый киңәйтте, аларга союздаш республикалар белән бертигез дәрәҗәдә яңа Союз килешүе төзү буенча сөйләшү процессында катнашу хокукын бирде. Милли республикаларда, шул исәптән Татарстанда да, суверенизация процессы башланды. Аңа федераль хакимиятнең мөнәсәбәте төрлечә булды. 1990 елның июлендә Казанга сәфәре вакытында РСФСР Югары Советы Рәисе Борис Ельцин: «Суверенитетны күпме йота аласыз, шул кадәр алыгыз», – дигән тарихи фраза әйтте. Икенче яктан, кайберәүләр Татарстанны сепаратизм флагманы дип атый башлады.

«Шуңа да карамастан, без бу мәсьәләне Закон кысаларында хәл итә алдык. Тарихи яктан, вакыйгалар чылбыры болайрак иде. 1990 елның 24 августында Казанда Татарстанның Дәүләт суверенитеты турында Декларация кабул итү таләбе белән митинг узды. Биш көннән соң ТАССР Югары Советы сессиясе әлеге мәсьәләне карауга кереште. Кызу бәхәс купты. Килештерү комиссиясен оештырырга һәм документның һәр маддәсе өчен тавыш бирергә туры килде. 1990 елның 30 августында хокукый акт кабул ителде. 1992 елның мартында референдум үткәрелде, анда күпмилләтле халык республика статусын күтәрүне хуплады һәм Декларация нигезләмәләрен ныгытты. 1992 елның 6 ноябрендә Татарстан Югары Советы халыкның ихтыярын белдерү нигезендә республиканың яңа Конституциясен кабул итте», – дип хатирәләр белән уртаклашты Мөхәммәтшин.

Татарстанда 6 ноябрьдә Республика Конституциясе кабул ителүгә 30 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.

  • Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмәнең тулы тексты «Татар-информ»да чыкты.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев