Мобильле кабул итү пунктлары гозерләр җыя
Соңгы яңалыклар

Мобильле кабул итү пунктлары гозерләр җыя

24 июльдән Татарстанның ”Брдәм Россия” мобильле кабул итү пунктлары эшли башлады.

“Бердәм Россия” тамгасы куелган автобус кичә Аксубай районында  да булды. Ике көн дәвамында мобильле кабул итү пункты район үзәге буйлап хәрәкәт итте – аның белгечләре 9:00 дан 18:00 сәгатькә кадәр, алдан язылмыйча, халык күп йөргән урыннар - Күп функцияле үзәк, район Мәдәният йорты һәм бер сәүдә үзәге бинасы янында кабул  итүләр алып бардылар.  

– Без районнарга яңа чакырылыштагы Татарстан Дәүләт Советы эше өчен гозерләр җыярга чыгабыз, – дип белдерделәр алар районга килү сәфәрен. 
Аксубайлылар мобильле кабул итү пунктына кереп социаль, иҗтимагый һәм шәхси  мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлегеннән файдаландылар –бу юлы алар юлларга, яктыртуга, социаль тәэминатка һәм балалар спорт мәктәбенә автобус бүлеп бирүгә кагылды. 

Биш ел эчендә “Бердәм Россия”нең иҗтимаги кабул итү пунктларына 120 меңнән артык татарстанлы үзләрен борчыган проблемалар һәм теләк-тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать иткән, аларның күп өлеше хәл ителгән. Иҗтимагый кабул итүгә мөрәҗәгать иткәннән соң Партия ТР Президентына, республика Хөкүмәтенә һәм муниципаль дәрәҗәдәге органнарга халык күтәргән проблемаларны системалы чишү тәкъдимен кертте.

Татарстанның башка партияләре дә халык белән  үзара аралашуда мөмкин булган арсеналның барысын да кулланырга тырышалар. Әйтик, КПРФның республика бүлегендә журналистларга партиядә еш кына агитация - потенциаль сайлаучылар белән әңгәмәләр алып барылуы хакында хәбәр иттеләр.

Шул ук вакытта электорат - социаль челтәрләр һәм башка интернет-мәйданчыклар белән аралашуның яңа формалары турында да онытмыйлар. ЛДПРда да сыналган вакытка басым ясыйлар. Партиячеләр листовкалар һәм брошюралар тараталар.

Шул ук вакытта, партиядә республика буенча үз агитузыш үткәрергә ниятлиләр, аның барышында кайбер торак пунктларда яшәүчеләр белән очрашулар планлаштырыла.


Нет комментариев