Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән булган балаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады
Соңгы яңалыклар

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән булган балаларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады

25 декабрьдә Казанның «Татнефть Арена»сында узган республика чыршысында ике мең балигъ булмаган бала кунак булды.

Һәм иң мөһиме, уку отличниклары, яшь спортчылар һәм актив җәмәгатьчеләр белән бергә, бәйрәмдә мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләреннән балалар да катнашты. Безнең районнан утыз бала искиткеч тамаша шаһиты булды.

Быел Республика чыршысының төп лейтмотивы гаилә темасы — гаилә традицияләре һәм мәңгелек кыйммәтләр турындагы тарих.

Традиция буенча республиканың төп чыршысында катнашучыларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов котлады.

Һәр бала көнчыгыш календаре буенча ел символы — йомшак уенчык куян һәм татлы бүләк алды. Чит шәһәрләрдән килгән мәктәп укучылары һәм озатып йөрүче педагоглар өчен Казанның мәктәп ашханәләрендә кайнар ризыклар оештырылды.


Нет комментариев