Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләренә ярдәм күрсәтеләчәк

Район мобилизацияләнгән гражданнарның гаиләләренә ярдәм күрсәтәчәк.

Бу мәсьәлә җитәкчелек дәрәҗәсендә хәл ителде – Аксубай район Башкарма комитеты Карары чыгарылды һәм гамәлгә куелды. Шулай итеп, мобилизацияләнүчеләргә бер тапкыр бирелә торган түләү күрсәтелде, мобилизацияләү пунктларына азык-төлек пакетлары китер елде.

Мобилизацияләнүчеләрнең мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалары балалар бакчасына түләүдән (ата-аналар түләвеннән) өлешчә азат ителгән, мәктәптә укучы балалар мәктәп ашханәләрендә бушлай тукланачак. Шулай ук гаилә әгъзалары бассейнга, спорткомплекска, Балалар сәнгать мәктәбендә дәресләргә, барлык чараларга һәм концертларга бушлай йөри алалар. Балаларны шулай ук яңа ел бүләкләре белән тәэмин итәчәкләр. Район гаилә әгъзалары өчен Казанга мобилизацияләнүчеләрне җыю пунктына баруны да үз өстенә алды.

– Бүген без Украинада махсус хәрби операциядә катнашу өчен мобилизацияләнүчеләргә күрсәтә алган ярдәмнең бары бик аз өлеше генә. Бүгенге көндә егетләр сугышчан өйрәнүләр узалар, бүлекчәләр составында эш күнекмәләрен, хәрби техниканы һәм коралны үзләштерәләр, – дип шәрехләде район башлыгы Камил Гилманов. – Өйрәнүләрдән соң алар СВО зонасына җибәреләчәк. Бу мобилизацияләнүчеләр өчен дә, аларның гаилә әгъзалары өчен дә, бөтен район, тулаем ил өчен дә сынау. Безнең саклаучыларыбыз бүгенге көн чынбарлыгын ныклы кабул иттеләр. Вәзгыятьнең тизрәк тәмамлануын һәм хәл ителүен, барысының да өйләренә әйләнеп кайтуларын көтәбез!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев