Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Мәктәптә йомгаклау иншасын уздыруның резерв көне 25 майга күчерелде

Төбәкләрдәге мәгариф идарәләренә махсус хат юллаганнар.

Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт (Рособрнадзор) 11 сыйныфта йомгаклау иншасын үткәрүнең резерв срогын 6 майдан 25 майга күчерде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

6-8 май көннәре эшләми торган көннәр булып игълан ителү сәбәпле, алдан 6 майга билгеләнгән резерв көне күчерелде. Төбәкләрдәге мәгариф идарәләренә бу турыда хат җибәрелгән.

Документта билгеләп үтелгәнчә, эпидемиологик вазгыять һәм аерым төбәкләрдә кабул ителгән чикләү чаралары йомгаклау иншасын тиешле срокта үткәрергә мөмкинлек бирмәсә, Рособрнадзор әлеге төбәкләр өчен инша үткәрүнең башка датасын билгеләячәк.

Дәүләт йомгаклау аттестациясендә катнашу мөмкинлеге алу өчен йомгаклау иншасы язу таләп ителә.

 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев