Урмандеево һәм Савруш авыл җирлекләрендә район җитәкчелеге белән очрашуга кече ватаннары язмышы өчен битараф булмаган халык җыелды.
Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев халык белән очрашуда мәктәп һәм клуб коллективларының уңай эшен билгеләп үтте.
Мәктәп яңа уку елына кабул итү узды, ә мәдәният хезмәткәрләре республика Уяв бәйрәмендә онлайн катнаштылар. Ә халыкка килгәндә, алар үзара салым акчасын җыюда бик үк актив түгел.
Хәер, җирлектә күп нәрсә халык акчасына эшләнсә дә. Быел үзара салым акчалары зиратны төзекләндерүгә, урамнарны яктыртуга, суүткәргеч сузуга тотылган, якын арада урамнарны төзекләндерү өчен вак таш кайтартылачак.
Район башлыгы Камил Гилманов билгеләп үткәнчә, Урмандеево җирлегендә проблемалы мәсьәләләр көннән-көн кими – биредә авыл җирлеге башкарма комитеты бинасы, социаль һәм мәдәни объектлар, авылларга кадәр юллар төзелгән. Быел Савгач авылында республика программасы буенча яңа ФАП төзелде һәм ул файдалануга тапшырылачак. Авылда җирле Совет депутаты, КФХ башлыгы Алексей Кондратьев кебек актив гражданнар аз түгел.
Шулай да җирлек халкының җитәкчеләргә гозере бар – Урмандеево башлангыч мәктәбе директоры Ирина Музилеева авыл халкы исеменнән үзәк урамны тигезләп, аңа асфальт салу, мәктәп түбәсен алмаштыруны сорады, ә савгачлыларның кышын урамнарны кардан чистарту, авыл җирлеге депутатларын территориядә яшәүче халык арасыннан сайлау буенча сораулары туды.
Савгач мәктәбе директоры Александр Музилеев сүзләренә караганда, Савгач урта мәктәбендә ремонт, янгын сигнализациясен яңартырга һәм мәктәп автобусларын алыштырырга кирәк. Район башлыгы билгеләп үткәнчә, мәктәпне 2021 елда ремонтлау планлаштырыла, ә АПСны алмаштыру якын арада хәл ителәчәк, ә автобуслар план буенча алыштырылачак. Урмандееводагы үзәк урамга килгәндә, бу мәсьәлә дә тиздән хәл ителәчәк. Ә башлангыч мәктәпнең түбәсен алыштыру мәсьәләсе контрольгә алынды.
Түбән Савруш һәм Савруш авылларында да халык белән очрашулар узды. Җирлек башлыгы Андрей Кузьмин билгеләп үткәнчә, авылларда үзара салым акчасына күп нәрсә эшләнә. Бу программада халыкның 95 проценттан артыгы катнаша, өстәвенә халык үзе үзара салым акчасын 500 сумга кадәр арттырырга теләк белдергән.
Бу акчага торак пунктларда урамнарны яктырту һәм авыл эчендәге юлларга вак таш җәю эшләре башкарылачак. Җирлек территориясендә быел ике буа ремонтланган.

Узган ел түбәнсаврушлылар юлларга сөенде – район җитәкчелеге белән очрашуда алар авыл эчендә юл билгеләре куюны һәм ясалма тигезсезлекләр ясауны, суүткәргеч сузуны сорадылар. Иске Саврушта авыл клубы төзекләндерелгән, төп мәктәп яңа уку елына әзерләнә. Мәктәп директоры Ирина Герасимова сүзләренә караганда, быел 1 сентябрьдә 36 укучы парта артына утырачак, шуларның 6сы – беренче сыйныф укучысы. Мәктәпкә шулай ук капиталь ремонт таләп ителә.
Әмма барыннан да бигрәк, ике очрашуда да эш урыннары мәсьәләсе борчыды, инвесторлар алмашынган очракта фермалар белән нәрсә булыр.
– Эш урыннары мәсьәләсе – ул, беренче чиратта, район башлыгы буларак, минем өчен мөһим мәсьәлә, – дип билгеләп үтте Камил Гилманов. – Без фермаларны, малларның баш санын һәм терлекчеләр өчен эш урыннарын саклап калырга тырышырбыз.
Күбрәк фотоларны әлеге сылтама буенча карагыз.
Нет комментариев