Күпләребез йорт күгәрченнәрен үрчетү турында бары танылган «Любовь и голуби» кинофильмын карап кына күзаллыйдыр, мөгаен.
Безнең төбәк өчен бу, чыннан да, бик сирәк күренеш. Иске Үзи авылыннан Питимировлар гаиләсе нәкъ менә күгәрченнәр асрау белән шөгыльләнүнең сирәк очрагы да инде.
Ике ел элек август аенда гаилә башлыгы Олег Федорович Самара өлкәсендә яшәүче дусларыннан дүрт кош алып кайта. Аларны вакытлыча куяннар читлегенә урнаштырып торалар. Ул кошлар өчен махсус урын төзи, янәшәдә генә утыру өчен урын да булдыра. Апрель аенда ул кошларны шунда күчерә. Күгәрченнәр яңа урынга бик тиз ияләшәләр, елның җылы вакытында күктә очып әйләнәләр, янәдән үз урыннарына кайтып кунаклыйлар.
Һөнәре буенча, Олег Федорович ветеринар, ул токымлы кошларны тәрбияләү нигезләре белән яхшы таныш. Азык сыйфатында хуҗалар бөртек, көнбагыш кулланалар, барлык кирәкле микроэлементлар белән тәэмин итәргә тырышалар.
Тиздән канатлы дуслары нәсел китерәләр. Күгәрченнәрнең йомырка өстендә ничек утыруларын, алардан кошчыкларның ничек чыгуын хуҗалар җентекләп күзәтәләр.
– Күгәрчен балалары искиткеч тиз үсә икән, – дип фикерләре белән уртаклаша Олег Федорович. – Гадәттә, җимлеккә азык салырга керәм һәм аларны күзәтәм. Алар күзгә күренеп үзгәрәләр, үсәләр. Боларның барысының да нинди тизлек белән баруына гаҗәпләнәсең.
Хәзер инде Питимировларның 20 күгәрченнәре бар. Алар тагын да кызыклырак төсле һәм тавис кошын хәтерләтүче каурыйлы берничә кош сатып алганнар. Чактан гына да алар койрыкларын кабарталар һәм гадәти булмаган кыяфәткә керәләр. Олег Питимиров билгеләп узганча, кошлар кайгырту, тәрбиягә мохтаҗ. Алар искиткеч матур һәм акыллы.
Хуҗалар үз кошларына тамга салганнар, бу кошларны үрчеткәндә шулай тиеш, алар турындагы барлык мәгълүматларны да аерым дәфтәргә язып баралар.
Фото: Питимировлар гаиләсе архивыннан.
Нет комментариев