Аксубай

Аксубай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Соңгы яңалыклар

Митинг, Җиңү парады һәм кросс

Район башкарма комитетында Җиңү көнен бәйрәм итү кысаларында чаралар планы турында фикер алыштылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгы хөрмәтенә тантаналы митинг, Җиңү парады һәм һәлак булган якташлар һәйкәле итәгенә веноклар кую оештырылачак. Оештыручылар быел веноклар кую тантанасында катнашучыларның санын һәр оешмадан 4-6 кешегә кадәр киметүне сорый.

Парад эчке эшләр органнары хезмәткәрләре, барлык төр гаскәрләр ветераннары, Әфган, Чечен сугышларында һәм башка локаль конфликтларда катнашучылар, техникум шәкертләре һәм район мәктәпләре укучылары катнашында узачак.

Җиңү көне хөрмәтенә мәйданда традицион Аксубай – Кәкре Күл җиңел атлетика йөгереше дә старт алачак.

Массакүләм чараны үткәрү куркынычсызлыгы максатларында үзәк мәйданга пропуск белән керү режимы оештырылачак. Район үзәгендә яшәүчеләрдән,

юлларда авария хәлләре тудырмас һәм бистә үзәгендә стихияле парковкалар оештырмас өчен, мөмкин булганча автотранспорт белән йөрүдән баш тартуны һәм парадка җәяү килүне сорыйлар.

Гражданнарның уяу һәм игътибарлы булулары сорала – шикле әйберләргә тап булганда, алар турында полиция хезмәткәрләренә яисә 020, 112 телефоннары буенча шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Полиция хезмәткәрләре искәрткәнчә, закон буенча, гражданнарның гомерен, сәламәтлеген һәм мөлкәтен саклап калу максатларында, бәйрәм чараларын һәм хәтта коптерлар, дроннар, авиамодельләр ярдәмендә җирлекне төшерү тыела.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев