Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган барлык чараларны лаеклы уздырырга кушты
Соңгы яңалыклар

Миңнеханов Ватанны саклаучылар көненә багышланган барлык чараларны лаеклы уздырырга кушты

Быел 23 февраль - Ватанны саклаучылар көненә әзерләнергә һәм югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәк.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында традицион киңәшмәдә шундый йөкләмә бирде.

Бу көнне котлауларны туган илгә хезмәт итүгә багышлаган һәркем ала, дип искәртте ул. Алар арасында гамәлдәге хәрби хезмәткәрләр һәм аларның гаиләләре, сугыш һәм Кораллы Көчләр ветераннары бар. Бу хакта Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Бу көннәрдә хәрби постта булган егетләребезгә аерым котлау сүзләре белдерәбез. Алар Ватанның, күпмилләтле Россия халкының һәм илнең киләчәге мәнфәгатьләрен яклау буенча күркәм миссияне җаваплы үти», - диде Татарстан Рәисе.

23 февральдә махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларны үтәүчеләргә ярдәм йөзеннән Бөтенроссия телемарафоны узачак. Телемарафон «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында була.

«Татарстан үз геройлары белән горурлана һәм аларны җиңү белән көтә», - дип өстәде Рөстәм Миңнеханов.

«Ватанны саклаучылар көненең әһәмиятен исәпкә алып, республика Хөкүмәтенә шәһәр һәм районнарда, хезмәт коллективларында тантаналы чаралар уздыруны иң югары дәрәҗәдә оештырырга, махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә аерым игътибар бирергә кушам. Хокук саклау органнарыннан бәйрәм һәм ял көннәрендә тәртипне саклауны сорыйм», - диде ул.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, киләсе атнада славян мәдәнияте бәйрәме - Май чабу билгеләп үтеләчәк.

«2023 ел - Татарстанда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип игълан ителде. Быел безнең күп кенә мәгариф оешмаларында һәм мәдәният учреждениеләрендә, шул исәптән урамда да төрле чаралар үткәрү планлаштырылган», - диде Миңнеханов.

Казанда бәйрәмнең төп мәйданчыгы Черек күл паркы булачагын искәртте ул.

Татарстан Рәисе шулай ук кешеләрне якынайта торган традицияләрне сакларга һәм яшьләрне шуларга тартырга өндәде.

«Безнең өчен бу зур әһәмияткә ия. Чаралар өчен җаваплы кешеләрдән барлык кирәкле иминлек таләпләрен үтәвегезне сорыйм», - дип тәмамлады ул.

Чыганак


Нет комментариев