Миңнеханов чит ил агентларын Тукай премиясенә тәкъдим итүне тыю турында карарны имзалады
Чит ил агенты (иноагент) дип танылган зат Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясенә тәкъдим ителә алмый.
Дәүләт премиясе турындагы нигезләмәгә тиешле үзгәрешләр кертү турындагы карарны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов имзалады.
Премиягә гариза биргәндә, кандидатның мондый статусы булмавын раслаучы мәгълүматларны чит ил агентлары реестрыннан алып бирергә кирәк булачак, дип аңлатыла карарда.
Әгәр премиягә лаек булган кешене яки коллектив әгъзасын акчалата бүләк һәм диплом тапшырганчы иноагент дип танысалар, аны лауреатлар арасыннан төшереп калдырачаклар.
Татарстан Республикасы Президенты карары агымдагы елның 1 декабреннән үз көченә керә.
Чыганак: tatar-inform.tatar
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев