Соңгы яңалыклар

Миңнеханов: Татарстанда суд приставларының көче белән түләттерелгән алимент күләме арта

Суд приставлары федераль хезмәте Бөтенроссия коллегиясен ачып, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов быел аларның гаять зур эш башкаруларын билгеләп үтте.

«Суд приставлары хезмәте республикабызда яшәүчеләр һәм Россия халкын борчыган мәсьәләләрне хәл итүдә алдынгы позицияне били. Аларның эше һәркемгә шәхсән якын килүдән гыйбарәт. Шул ук вакытта, приставларның эше елдан-ел арта бара», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Аның әйтүенчә, суд приставлары алимент бурычы җыелган кешеләргә аерым игътибар бирергә тиеш. Быел алар 300 миллион сумга якын алимент бурычын түләттерүгә ирешкән.

«Шул ук вакытта, түләттерелгән алимент күләме елдан-ел арта бара. Суд приставлары куллана торган чаралар үзләренең нәтиҗәлелеген күрсәтә», - дип өстәде Миңнеханов.

Бүген Казан Ратушасында Бөтенроссия коллегиясе уза. Биредә Россиянең барлык төбәкләреннән ведомство вәкилләре җыелды. Коллегиядә 2022 елның беренче яртыеллыгында суд приставлары башкарган эш нәтиҗәләре турында фикер алышалар.

Чыганак: tatar-inform.tatar


Нет комментариев